news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" футболчылары Испаниядәге икенче җыенын җиңү белән төгәлләде

Бу Хавьер Грасия шәкертләренең дүртенче уңышы булды.

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Рубин" футболчылары Испаниядәге икенче җыеннарын Кытайның "Чайна Форчун" командасына каршы уен белән төгәлләде. Әлеге матч Казан командасының җиңүе белән төгәлләнде – 3:1.

Алдагы көндә Мәскәүнең "Спартак" командасын откач (4:2), "Рубин"нан бүген дә ышанычлы җиңү көттеләр. Һәм шулай булып чыкты да. Денис Ткачукның керткән ике тубына көндәшләр бер туп белән генә җавап бирә алды. Ә уен төгәлләнергә берничә минут кала Динияр Билалетдинов та туп кертеп, исәп аермасын кабат ике тупка җиткерә алды. 

Шулай итеп, Испаниядәге җыеннары вакытында 5 уен уздырган Хавьер Грасия шәкертләре дүрт мәртәбә уңышка иреште, ә бер матчта оттырды.

"Рубин" өченче җыеннарын Испаниянең Аликанте шәһәрендә 18-26 февраль көннәрендә уздыра.

Футбол. Контроль матч. "Рубин" (Казан) – "Хэбэй Чайна Форчун" (Циньхуандао, Кытай) – 3:1 (0:0). Голлар: Ткачук, 50, 67; Билалетдинов, 89 – Лавесси, 71.

"Рубин"ның составы: Нестеренко, Нәбиуллин, Самбрано, Кверквелия, Кузьмин (к) (Михайлов, 62), Ткачук (Җамалетдинов, 79), Сонг, Цакташ (Махатадзе, 62), Рочина (Билалетдинов, 62), Лестьенн (Әхмәтов, 79), Канунников.

news_right_1
news_right_2
news_bot