Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Рубин" футболчылары ил җыелмасы составында уенга чыкты
Казан командасыннан җыеннарга Илзат Әхмәтов, Рифат Җамалетдинов һәм Максим Канунников чакрылган иде.
(Казан, 25 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Кичә Россия футбол җыелмасы Кот-д’Ивуар командасына каршы контроль матчта 0:2 исәбе белән оттырды. Игорь Акинфеев саклаган капкага голлар уенның 29 һәм 70 нче минутында кертелде.
Әлеге уенда Казанның "Рубин" командасы һөҗүмчесе Максим Канунников та катнашты. Максим матчның 75 нче минутында Александр Бухаровны алмаштырды. Чираттагы иптәшләрчә уенны Россия футболчылары 28 мартта Сочида Бельгия җыелма командасына каршы уздыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз