news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчылары ил җыелмасы өчен чыгыш ясады

Казан футболчысы Рифат Җамалетдинов керткән гол яшьләр җыелма командасына җиңү яуларга булышты.

(Казан, 29 март, "Татар-информ"). Казанның "Рубин" футбол командасы 2 апрельдә "Казан Арена"да "Зенит" командасына каршы уенга әзерләнә. Ә ул арада команданың ил җыелмасына чакыру алган уенчылары иптәшләрчә очрашулар уздырды.

Кичә Сочиның "Фишт" стадионында Россия футбол җыелмасы Бельгия командасына каршы контроль уен үткәрде. Уен 3:3 исәбе белән төгәлләнде. Шунысы да игътибарга лаек: Россия футболчылары матч дәвамында 1:3 исәбе белән оттырып барды. Голларны безнең командадан Виктор Васин (3 нче минут), Алексей Миранчук (74) һәм Александр Бухаров (90+) кертте.

Әлеге уенда "Рубин" командасы һөҗүмчесе Максим Канунников, старт составында чыгып, беренче тайм азагына кадәр уйнады.

Ә 21 яшькә кадәрге егетләрдән торган ил җыелмасы кичә иптәшләрчә уенда Испаниядә Норвегиядән булган яшьтәшләрен отты – 2:0. Икенче гол (пенальти) авторы – "Рубин" ярымсакчысы Рифат Җамалетдинов. Әлеге матчта Рифат 73 минут уйнаса, "Рубин"ның тагын бер футболчысы Илзат Әхмәтов запаста гына калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100