news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Рубин» футболчылары ил җыелмаларында чыгыш ясады

Казан командасы Россия чемпионатының 17 нче тур уенына әзерләнә.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). «Рубин» футболчылары 18 ноябрьдә Тулада «Арсенал» командасына каршы Россия чемпионатының 17 нче тур уенына әзерләнә. Шул уңайдан команда иртәгә ачык күнегүләр уздырырга ниятли.

Ул арада «Рубин»ның бер төркем уенчысы кичә үз ил җыелмасы өчен уеннарда катнашты. Сакчы Федор Кудряшов Россия-Испания (3:3) матчында старт составында уенга чыгып, 75 нче минутка кадәр чыгыш ясады.

Тагын бер сакчы Рагнар Сигурдссон исә Исландия җыелмасы составында Катар командасына каршы матчның (1:1) беренче таймында уйнады.

Ә Мориц Бауэр Австрия җыелмасы өчен тулы матч уздырды: аның командасы Уругвай футболчыларын отты (2:1).

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100