news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" футболчылары ил җыелмаларына чакыру алды

Россия футбол премьер-лигасында ике атналык тәнәфес игълан ителде.

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Ил җыелма командаларының календарьда билгеләнгән уеннарын уздыру сәбәпле, Россия футбол премьер-лигасында ике атналык тәнәфес игълан ителде. Казанның “Рубин” футболчылары чемпионатта чираттагы уенын 15 октябрьдә кунакта “Ростов” командасына каршы уздыра.

Казан командасының кайбер уенчылары үз ил җыелмаларына чакыру алды: сакчылар Рагнар Сигурдссон – Исландия, Мориц Бауэр Австрия җыелма командалары составында 2018 елгы дөнья чемпионатына сайлап алу матчларында катнашса, Россия уенчылары – Магомед Оздоев, Фёдор Кудряшов һәм Владимир Гранат Көньяк Корея һәм Иран командаларына каршы контроль матчларга әзерләнү өчен җыеннарда катнаша. Моннан тыш Рифат Җамалетдинов Россия яшьләр җыелмасына чакыру алган. 

Сүз уңаеннан, Россия – Иран матчы 10 октябрьдә "Казан Арена" стадионында уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot