news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" футболчылары ил данын якларга чакыру алды

Россия яшьләр җыелма командасы Европа чемпионатында катнашу өчен көрәш башлый.

(Казан, 15 август, “Татар-информ”). Евгений Бушманов җитәкләгән тренерлар штабы Россиянең 21 яшькә кадәрге уенчылардан торган җыелма команда составын игълан итте. Команда 2019 елгы Европа чемпионатына сайлап алу турнирында катнашачак.
 
Әрмәнстан һәм Гибралтар җыелма командаларга каршы узачак беренче матчлар алдыннан җыеннарга Казанның “Рубин” клубы футболчылары Рифат Җамалетдинов белән Илзат Әхмәтов та чакырылган.
 
Киңәйтелгән исемлектә барлыгы 31 футболчы. Уеннарда катнашачак 23 футболчының тәгаен исемлеге соңрак ачыклана.
 
Россия егетләре Әрмәнстан җыелмасына каршы – 31 августта Мәскәүдә, Гибралтар командасы белән 5 сентябрьдә Тулада уйный.
 
"Безнең максат төркемдә беренче урын яулау һәм Европа чемпионатында катнашу", – дип белдергән Россия футбол берлеге матбугат хезмәтенә команданың баш тренеры Евгений Бушманов.

news_right_1
news_right_2
news_bot