news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчылары Грозныйда "Ахмат" командасына оттырды

Корбан Бердыев шәкертләре чемпионатта рәттән өченче тапкыр җиңелү ачысын татый.

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Россия чемпионатының 11 нче тур уенында Казанның “Рубин” футболчылары Грозныйда “Ахмат” командасына оттырды – 0:1. Бердәнбер тупны уенның 85 нче минутында үз капкасына “Рубин” ярымсакчысы Магомед Оздоев кертте.

Бу “Рубин”ның чемпионатта рәттән өченче тапкыр җиңелүе булды. Моңа кадәр Корбан Бердыев шәкертләре “Спартак” һәм “Урал” командаларына оттырган иде. Шунысы игътибарга лаек: әлеге өч уен да көндәшләр файдасына 1:0 исәбе белән төгәлләнде.

Әлеге матчта "Рубин" капкасын чемпионатта  тәүге тапкыр Сослан Джанаев саклады.

11 турдан соң 14 очко белән "Рубин" 9 нчы урынга урнашты.

30 сентябрьдә “Рубин” Казанда Пермьнең “Амкар” командасын кабул итә.

Футбол. Россия чемпионаты. 11 нче тур. “Ахмат” (Грозный) – “Рубин” (Казан) – 1:0 (0:0). Гол: 1:0– Оздоев, 85 (үз капкасына).

«Рубин»ның составы: Джанаев, Кудряшов, Навас, Нәбиуллин, Сигурдссон, Бауэр, Оздоев, М'Вила, Лестьенн (Карадениз, 66), Канунников, Азмун (Җамалетдинов, 76).  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100