news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рубин» футболчылары Грозныйда «Ахмат» командасы белән очраша

Бүгенге уенда җиңү Казан командасын бишенче баскычка күтәрә.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның «Рубин» футболчылары Россия чемпионатының 11нче турында бүген Грозныйда «Ахмат» командасы белән очраша.

«Рубин» командасының моңа кадәр «Терек» буларак аталып йөргән Грозный клубы белән Россия футбол тарихында 20 тапкыр очрашканы бар: җиүңүләр саны тигез – алтышар уен. Моннан тыш 8 матч тигез исәпкә төгәлләнгән. Шунысы да игътибарга лаек: Грозный футболчылары дүрт җиңүне соңгы ике сезонда яулаган.

Быелгы сезонда чемпионатның 10 турыннан соң ике команда да 14 очко туплады һәм бүгенге уен алдыннан турнир таблицасында янәшә – 8-9 нчы урыннарга урнашты. Әмма бүгенге уенда җиңү ике команданың берсен 5 нче баскычка күтәрәчәк.

«Ахмат-Арена»да газонны рәткә китерү буенча техник эшләре башкарылу сәбәпле Солтан Билимханов исемендәге стадионга күчерелгән бүгенге матч 19.30 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot