news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчылары "Динамо" командасына каршы уенга әзерләнә

Казан командасына әлеге уенда Олег Кузьмин булыша алмый.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). 21 октябрьдә Казанның “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының 14 нче турында үз мәйданында Мәскәүнең “Динамо” командасы белән очраша.

“Казан Арена” стадионында 16.30 сәгатьтә башланачак әлеге уеннарга әзерлек кысаларында Казан футболчылары бүген чираттагы күнегүләрен уздырды. “Рубин”ның үз базасында үткәргән күнегүләренең бер өлеше журналистлар өчен дә ачык иде.

Алда торган уенга команда капитаны Олег Кузьминнан кала барлык уенчылар да чыгарга әзер. Махсус битлек ярдәмендә гомуми төркемдә күнегүләр уздырса да, ул бу шимбәдә үк уенга чыга алмаячак икән. Әлеге яңалыкны “Рубин”ның баш тренеры Корбан Бердыев җиткерде.

“Олег Кузьминны “Динамо”га каршы уенга чыгара алмыйбыз. Иң беренче чиратта, уенчыларның сәламәтлеге кадерле. Аллага шөкер, калганнардан барысы да сафта. Шунысын да әйтергә кирәк: командага Кузьмин җитми”, – диде "Рубин" командасының баш тренеры Корбан Бердыев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100