news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Рубин” футболчылары белән Испания “Атлетико”сы кызыксына

Испания “Атлетико”сы “Рубин”ның Алехандро Домингес һәм Александр Рязанцев уенчылары белән кызыксына


(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Испания “Атлетико”сы “Рубин”ның Алехандро Домингес һәм Александр Рязанцев уенчылары белән кызыксына
“Спорт-Экспресс” хәбәр итүенчә, Испания клубы гыйнвар аенда әлеге уенчыларны үз командасына алырга ниятли. Быел ике футболчының да килешүләре тәмамлана, “Атлетико”ның аларны ирекле агентлар сыйфатында алу мөмкинлеге бар.
Искә төшереп үтәбез, Домингес белән “Эспаньол”да, ә Рязанцев белән Мәскәүнең “Динамо” һәм “Спартак” клублары кызыксына.

news_right_1
news_right_2
news_bot