news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчылары бүген ЦСКА командасына каршы иптәшләрчә очрашу уздыра

София шәһәренең ЦСКА клубы – Болгариянең иң титуллы командасы.

(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Испаниядә җыеннар уздыручы "Рубин" футбол командасы бүген Болгариянең ЦСКА футболчыларына каршы иптәшләрчә матч уздыра. Уен Мәскәү вакыты белән 14:00 сәгатьтә башлана һәм клубның рәсми каналы аша турыдан-туры трансляцияләнәчәк.

Әлеге уен Хавьер Грасия шәкертләре өчен 2017 елдагы беренче сынау булачак. Очрашуны "Рубин" футболчылары күнегүләр алып барган футбол кырында уздырырга булганнар.

ЦСКА – Болгариянең иң титуллы клубы. 70 елга якын тарихына күз салсак, алар 31 мәртәбә ил чемпионы булып танылган. Моннан тыш 20 мәртәбә ил кубогына ия булулары да мәгълүм.

"Бу этапта күнегүләрне яңадан башлап, эш ритмына ияләнү, уен темпын кабат искә төшерү кирәк. Чөнки алда мөһим уеннар көтә. Аның беренчесе – март башына билгеләнгән Россия кубогы кысаларындагы матч", – дип белдерә "Рубин"ның баш тренеры Хавьер Грасия.

Шунысын да әйтергә кирәк: дүрт көн элек ЦСКА иптәшләрчә очрашуда Мәскәүнең "Локомотив" командасын откан иде – 2:1.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100