Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Рубин" футболчылары бүген "Спартак" командасы белән очраша
Уенны "Матч ТВ" каналы аша карарга була.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 13 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Испаниянең Марбелья шәһәрендә җыеннар уздыручы Казанның "Рубин" футболчылары бүген дүртенче контроль очрашуын уздыра. Көндәше – Мәскәүнең "Спартак" командасы.
"Спартак" бу кышта трансфер базарында актив эш алып бара. Состав сизелерлек ныгыды – һәр позициядә яңа уенчылар пәйда булды. Әйтик, капкачы – Александр Селихов һәм сакчы Георгий Джикия, ярымсакчы Александр Самедов моңа кадәр илнең башка командаларында яхшы уен күрсәткән футболчылар. Ә һөҗүмчеләр сафын үз карьерасында Украинаның "Шахтер" командасы белән УЕФА кубогы яулаган, Бразилия җыелмасында уйнау тәҗрибәсе булган Луис Адриано ныгытты.
Мәскәү вакыты белән 16:00 сәгатьтә башланачак уенны туры эфирда "Матч ТВ" каналы күрсәтәчәк.
Сүз уңаеннан, кышкы тәнәфестәге җыеннар вакытында "Рубин" Испаниядә өч уен уздырды инде: Болгариянең ЦСКА (4:2) һәм Япониянең "Сёнан Бельмаре" (2:1) командаларын отты, ә Хорватиянең "Осиек" клубына оттырды (1:2).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз