news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчылары бүген Махачкалада "Анжи" командасы белән уйный

Матчны турыдан-туры эфирда "Матч ТВ" каналы трансляцияли.

(Казан, 6 март, "Татар-информ"). Казанның "Рубин" футболчылары бүген Махачкалада "Анжи" командасы белән очрашачак. Әлеге уен Россия чемпионаты 18 нче турының соңгы матчы булачак.

38 яшьлек Мәскәү арбитры Алексей Еськов җитәкчелегендәге бригада хөкем итәчәк "Анжи" – "Рубин" матчын "Матч ТВ" телеканалы туры эфирда трансляцияләргә җыена. Уен "Анжи-Арена" стадионында 19:30 сәгатьтә башлана.

"Рубин" белән "Анжи" турнир таблицасында янәшә – 10 һәм 11 нче урында бара. Махачкала клубы Казан командасыннан 3 очкога гына калыша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100