news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" футболчылары бүген "Крылья Советов" командасы белән очраша

Россия кубогының 1/8 финал раунды матчы "Казан Арена" стадионында кичке сәгать 7дә башлана.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның “Рубин” футболчылары “Казан Арена” стадионында Россия кубогы ярышларының 1/8 финал раундында Самараның “Крылья Советов” командасы белән очраша. “Рубин” – “Крылья Советов" матчы 19.00 сәгатьтә башлана.

“Крылья Советов” командасы бу сезонда Милли футбол лигасында чыгыш ясый һәм кабат премьер-лигага әйләнеп кайтуны максат итеп куя. Премьер-лигадан төшеп калганнан соң команданың баш тренер вазифасына Вадим Скрипченко урынына Андрей Тихонов билгеләнде. Әлегә Самара командасы Милли футбол лигасында 19 турдан соң 38 очко белән икенче урында бара.

Самара футболчылары Казанга күтәренке кәефтә килмәде – соңгы өч уенда команда 1 очко гына туплый алды.

“Рубин” футболчыларының “Крылья Советов” командасы белән 26 мәртәбә очрашканы бар: 14 матч Казан клубының җиңүе белән төгәлләнгән, 4 мәртәбә “Крылья Советов” откан, 8 уенда җиңүче ачыкланмаган. Туплар аермасы – 45-24.

Сүз уңаеннан, кубок ярышларының 1/16 финал раундында “Крылья Советов” футболчылары кубокның гамәлдәге хуҗасы булган “Локомотив” командасыннан өстен чыккан иде (3:2).

news_right_1
news_right_2
news_bot