news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футболчылары бүген Казанда "Краснодар" командасы белән очраша

Чемпионатның беренче әйләнешендә Краснодарда мәйдан хуҗалары җиңүгә ирешкән иде.

(Казан, 15 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген "Рубин" футболчылары "Казан Арена" стадионында "Краснодар" командасы белән очраша. Россия чемпионатының 23 нче туры кысаларындагы әлеге матч гадәти вакыттан бераз соңрак – 19:30 сәгатьтә башлана.

"Рубин" – "Краснодар" матчын 37 яшьлек Түбән Новгород арбитры Михаил Вилков җитәкчелегендәге бригада хөкем итәчәк. Ә уенны һәркемгә ачык "МатчТВ" һәм түләүле "Наш футбол" каналлары туры эфирда күрсәтәчәк.

– Безгә каршы “Краснодар”ның ничек уйнаячагын беләсезме? Юк. Мин дә белмим, – дигән иде ике көн элек "Рубин"ның баш тренеры Хавьер Грасия ачык күнегүләр вакытында уен тактикасы хакында сорашкач. – “Краснодар” – яхшы формалашкан команда. Европа кубогы ярышларында һәм Россия чемпионатында охшаш схема буенча уйный. Безнең уенга килгәндә, соңгы матчларда бераз тактик үзгәрешләр булды. Ләкин алда торган матчта нинди схема буенча уйнарга җыенуыбызны алдан әйтмим. Матчка ныклап әзерләнәбез.

Чемпионатның беренче әйләнешендәге очрашуда – 2 октябрьдә Краснодардагы уенда "Краснодар" уңышка ирешкән иде (1:0). Хәзер “Рубин” ил чемпионатында 22 турдан соң 28 очко белән 10 нчы урында бара. “Краснодар” исәбендә 38 очко – 4 нче урын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100