news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" футболчылары бүген елның беренче рәсми матчын уздыра

"Рубин"ның көндәше – "Сибирь" командасы Милли футбол лигасында чыгыш ясый.

(Казан, 1 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген Казанның «Рубин» футболчылары шәһәрнең Үзәк стадионында футбол буенча Россия кубогы 1/4 финал раунды кысаларында Новосибирскиның «Сибирь» командасын кабул итә.

"Рубин" өчен елның беренче рәсми матчы булган очрашу 15:00 сәгатьтә башлана. Әлеге матчны 37 яшьлек Евгений Турбин (Мәскәү) җитәкчелегендәге арбитрлар бригадасы хөкем итәчәк.

Новосибирскиның "Сибирь" клубы белән Казан командасының 2009 һәм 2010 елларда өч тапкыр очрашканы бар. Әлеге уеннарның икесе "Рубин"ның җиңүе (1:0 һәм 2:0), ә берсе тигез исәпкә (2:2) төгәлләнде. Хәзерге вакытта "Сибирь" Милли футбол лигасында чыгыш ясый һәм турнир баскычының уртасында бара. 

Сүз уңаеннан, оештыручылар «Рубин» – «Сибирь» матчы вакытында һәр теләгән кешене бушка кайнар чәй белән сыйларга ышандыра. 

news_right_1
news_right_2
news_bot