news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" футболчылары Җамалетдинов белән Әхмәтов Россия яшьләр җыелмасына чакырылды

Җыеннарда катнашачак 23 футболчының исеме билгеле булды.

(Казан, 21 август, “Татар-информ”). Евгений Бушманов җитәкләгән тренерлар штабы Россиянең 21 яшькә кадәрге уенчылардан торган җыелма команда составын игълан итте. Алар арасында Казанның “Рубин” клубы футболчылары Рифат Җамалетдинов белән Илзат Әхмәтов та бар.
 
Исегезгә төшерәбез, ил җыелмасының киңәйтелгән исемлегенә 31 футболчы кертелгән иде. Соңгы составка 23 уенчы гына эләкте.
 
Команда 2019 елгы Европа чемпионатына сайлап алу турнирында катнашачак. Россия егетләре Әрмәнстан җыелмасына каршы – 31 августта Мәскәүдә, Гибралтар командасы белән 5 сентябрьдә Тулада уйный.
 
Ике уен да 19.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot