Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Рубин" футбол командасының ЦСКАга каршы составы билгеле булды
"Казан Арена" стадионында Россия чемпионаты быелгы сезонының соңгы матчы уза.
(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген Казанның “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының 29 нчы турында үз мәйданында Мәскәүнең ЦСКА командасы белән очраша. “Казан Арена” стадионында Россия чемпионаты быелгы сезонының соңгы матчы 19.30 сәгатьтә башлана.
Чемпионатта көмеш медаль өчен көрәш алып баручы ЦСКА командасына каршы уенга чыгачак “Рубин”ның старт составы билгеле булды. Капканы, гадәттәгечә, Сергей Рыжиков саклый. Сакчылар – Олег Кузьмин, Серхио Санчес, Карлос Самбрано һәм Руслан Камболов. Ярымсакчылар – Денис Ткачук, Янн Мвилла, Рубен Рочина һәм Мийо Цакташ. Һөҗүмчеләр – Максим Канунников белән Кристиан Жонатас.
Кирәк була калса, уенга чыгарга әзер торган запастагы уенчылар – Юрий Нестеренко, Эльмир Нәбиуллин, Мориц Бауэр, Виталий Устинов, Алекс Сонг, Рифат Җамалетдинов, Георгий Махатадзе, Илзат Әхмәтов.
Сүз уңаеннан, бүгенге уен бу җәйдә Россиянең дүрт шәһәре, шул исәптән Казанда да узачак Конфедерацияләр кубогына әзерлекне тикшерү максатыннан тест матчы буларак игълан ителде. Матчка керү җанатар паспорты белән генә рөхсәт ителде, һәм бушка оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз