news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» футбол командасының алдагы уеннар вакыты үзгәртелде

Казан футболчылары ил чемпионатында – «Зенит», ә Россия кубогы ярымфиналында «Урал» белән уенга әзерләнә.

«Рубин» футбол командасының алдагы уеннар вакыты үзгәртелде
Рамиль Гали

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Россия футбол берләшмәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Казанның «Рубин» футболчылары «Урал» командасына каршы Россия кубогы ярымфинал матчын 6 апрельдә Екатеринбургта үткәрәчәк. Моңа кадәр әлеге уен 5 апрельгә билгеләнгән иде.

Шулай ук Россия футбол премьер-лигасы да Россия чемпионаты 21-23 тур уеннарының вакытын билгеләде. 21 нче тур кысаларында «Рубин» «Казан Арена» стадионында Санкт-Петербургның «Зенит» командасы белән очраша. Матч 14:00 сәгатьтә башлана. 10 апрельдә «Рубин» кунакта – «Томь», 15 апрельдә үз мәйданында «Краснодар» белән очраша.

Исегезгә төшерәбез, Казанның Үзәк стадионында, кыр начар хәлдә булу сәбәпле, уеннар уздырырга рөхсәт ителми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100