news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Рубин” футбол командасы сезонның соңгы өйдәге уенын тигез исәп белән тәмамлады

Казан футболчылары Россия Премьер-лигасының соңгы уенын Краснодарда үткәрәчәк.

“Рубин” футбол командасы сезонның соңгы өйдәге уенын тигез исәп белән тәмамлады
Михаил Захаров

(Казан, 20 май, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген "Казан-Арена" стадионында Казанның “Рубин” футболчылары Махачкаланың “Анжи” командасына каршы уйнады. “Рубин” командасы бу сезонда Россия Премьер-лигасының соңгы өйдәге уенын 0:0 исәбе белән тәмамлады.

Хәзергә “Рубин” турнир таблицаның унынчы урыныда тора. Киләсе сезонда таблицадагы беренче унике урынны яулаган команда гына Россия Премьер-лигасында катнашачак.

“Рубин” командасының старт составы
Капкачы: Егор Бабурин; сакчылар: Данил Степанов, Егор Сорокин, Филип Уремович, Виталий Устинов; ярымсакчылар: Павел Могилевец, Игорь Коновалов, Евгений Башкиров, Руслан Камболов, Хорен Байрамян; һөҗүмче: Дмитрий Полоз.

Сезонның соңгы уенында “Рубин” футболчылары “Краснодар” командасы белән очрашачак. Матч 26 май 14:00 сәгатьтә башлана. Уен Краснодарда узачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100