Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Рубин" футбол командасы "Анжи"га каршы уенны ике һөҗүмче белән башлый
Сакта Эльмир Нәбиуллинны Виталий Устинов алмаштырды.

(Казан, 6 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Рубин" футболчылары бүген Махачкалада "Анжи" командасы белән очраша. Россия чемпионаты 18 нче туры кысаларындагы матч 19:30 сәгатьтә башлана һәм "Матч ТВ" телеканалы туры эфирда трансляцияләнә.
Әлеге уенга, Казанда узган "Сибирь"га каршы Россия кубогы матчыннан аермалы буларак, "Рубин" составына сакта гына бераз үзгәреш кертелгән. Билгеле булганча, сакчы Эльмир Нәбиуллин алдагы турда кызыл карточка алу сәбәпле бу уенда катнаша алмый. Бүген аның урынына Виталий Устинов уйный. Ә уң якта Морц Бауэр урынын Серхио Санчес алган. Ә һөҗүмдә ике уенчы Максим Канунников белән Жонатасны күрәчәкбез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз