news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" футбол клубының яшьләр командасына яңа өлкән тренер билгеләнде

Казан футбол клубының яшьләр командасын "Рубин"ның элеккеге футболчысы Роман Шаронов җитәкләячәк.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Казанның “Рубин” яшьләр командасына яңа өлкән тренер билгеләнде. Әлеге вазифага, команда белән 2015 елның декабреннән бирле җитәкчелек иткән Андрей Ситчихин урынына, “Рубин”ның элеккеге футболчысы Роман Шаронов билгеләнде.
 
Андрей Ситчихин җитәкчелек иткәндә Казан футбол клубының яшьләр командасы 2015-2016 елгы сезонда үз тарихында беренче тапкыр Россия чемпионатының көмеш медаленә лаек булды. Ә узган сезонны 7 нче урында төгәлләде. Быелгы сезонда команда әлегә 3 нче баскычка урнашты.
 
Роман Шаронов – “Рубин” командасында күп еллар капитан вазифасын башкарган уенчы. Ул “Рубин” өчен 296 матчта катнашып, 12 гол кертте. Карьерасын тәмамлаганнан соң “Рубин” клубында яшь футболчылар әзерләү эшендә булды, Академиядә тренер вазифасын башкарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot