news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Рубин” футбол клубының хәзерге вакытта матди хәле аеруча авыр – Александр Гусев

“Рубин”нан, килүчеләргә караганда, китүчеләр саны күбрәк”, - диде ТР футбол федерациясе рәисе.

“Рубин” футбол клубының хәзерге вакытта матди хәле аеруча авыр – Александр Гусев
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Рубин” футбол клубы хәзерге вакытта аеруча авыр финанс хәлендә. “Рубин”нан, килүчеләргә караганда, китүчеләр саны күбрәк. Бүген бу хакта IT-паркта – Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы футбол федерациясе рәисе Александр Гусев әйтте.

Александр Гусев “Рубин” футбол командасы тарафыннан кешеләрне җәлеп итәрлек матур уен юк, дип саный. “2008 елда “Рубин” футбол командасының уеннарында кеше санының уртача йөреше 18600 иде. “Зенит”, “Спартак” командалары катнашындагы уеннар тулы стадионнар җыя иде. 2009 елда уртача йөреш саны 17000 булды. Соңгы елларда “Рубин” командасының уеннарына реклама юк диярлек. Кешеләрне җәлеп итәрлек матур уен да юк. Бүгенге көндә әлеге зур проблеманы клуб үзе хәл итә”, - диде ул.

ТР футбол федерациясе рәисе сүзләренчә, “Рубин” футбол клубының хәзерге вакытта матди хәле аеруча авыр. “Клубның бүгенге халәтенә оптимистик яктан караучы, бу мәсьәләләрне хәл итәргә теләүче командалар бар. Әле составта да төрле проблемалар юк түгел. Шулай ук “УЕФА” һәм ФИФА белән дә фикер каршылыклары бар. Кайбер уенчылар клуб белән судлашу сәбәпле, безгә дә төрле дәгъвалар килә. Бу көн дә була торган проблемаларны хәл итәргә була. Минемчә, алар хәл ителәчәк.

“Рубин”ның 29 июль көнне булачак Казандагы матчында “Казан Арена” стадионы Дөнья чемпионаты вакытындагы стадионнар кебек булыр, дип өметләнү авыр. Чама белән 15000 кеше килер, дип ышанабыз. Барысы да “Рубин”ның үзеннән тора. Бүгенге көндә “Рубин”нан, килүчеләргә караганда, китүчеләр саны күбрәк”, - диде Александр Гусев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100