news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Рубин” футбол клубының элеккеге ярымсакчысы Гекдениз Карадениз Казан белән хушлашты

Карадениз, үзенең Instagramдагы битендә фотография куеп, Казанга рәхмәтен белдергән.

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”). “Рубин” футбол клубының элеккеге ярымсакчысы Гекдениз Карадениз Казан белән хушлашты. Спортчы рәхмәт сүзләрен үзенең Instagramдагы битендә урнаштырган.

“Казанда 11 ел яшәвебезнең ахырына килеп җиттек. Биредә без сезнең белән бик күп искиткеч матур һәм уңышлы көннәр уздырдык. Ихтирамлы һәм җылы мөнәсәбәт булганга без үзебезне өйдәге кебек хис иттек. Кайчан да булса очрашачагыбызга өметләнәм. Барыгызга да зур рәхмәт”.

Быел май башында уенчы “Рубин”нан китәчәген хәбәр иткән иде. 7 майда Карадениз өчен Татарстан башкаласында “Рубин”ның “Уфа”га каршы матчы соңгы уен булды.

Төрек уенчысын озату хөрмәтенә “Казан Арена” стадионында 61 номерлы майкасына туп белән символик бәрүне Карадениз балалары башкарды. Казан футболчылары исә уен кырына “Рубин” буенча партнер цитаталары язылган футболкалардан чыкты.

Карадениз “Рубин”га тренер сыйфатында кайтырга әзер булуын белдерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100