news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рубин» футбол клубына генераль директор итеп Рөстәм Саяхов билгеләнде

Аңа кадәр әлеге вазифаны башкарган Илгиз Фәхриев клубта спорт директоры булып эшләячәк.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). «Рубин» футбол клубының генераль директоры вазифасына Рөстәм Саяхов билгеләнде. Клубның Попечительләр советы шундый карар кабул итте.

Моңа кадәр ггенераль директор вазифасын башкарган Илгиз Фәхриевны клубның Күзәтү советы һәм спорт директоры итеп билгеләделәр. Рөстәм Саяхов моңа кадәр, 2016 елдан, клубта финанс директоры вазифасын башкарды.

Клуб җитәкчелеге әлеге үзгәрешләр югары күрсәткечләргә ирешү, башкарылган эшләрне нәтиҗәлерәк итү өчен кабул ителде, дип аңлата. «Рубин»да булган соңгы еллардагы үзгәреш чорында, яңа килгән җитәкчеләр алдына тәгаен бурыч – клубның футбол пирамидасын ныгыту, балалар-үсмерләр футболын үстерү һәм клуб системасындагы барлык команда сорауларын оператив рәвештә хәл итү мәсьәләсе куелды, дип аңлатыла Пепечительләр советының бүгенге карары. Ә бу эшләрне башкару өчен клуб системасында тәҗрибәгә ия спорт директоры булу кирәк. Озак эзләнүләрдән соң, «Рубин»да уенчыдан алып – генераль директор вазифасына кадәр юл үткән Илгиз Фәхриевтан да яхшырак кандидатура табылмады, диелә.

Белешмә өчен: Рөстәм Саяхов 1976 елгы, өйләнгән, дүрт бала үстерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot