Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Рубин» футбол клубы яңа формасын Тукай юбилеена багышлаган
Казанның «Рубин» футбол клубы 2026/27 сезонына яңа форма комплектларын тәкъдим итте, анда клубның бай тарихы, Татарстан белән элемтәсе һәм мәдәнияте чагыла. Бу хакта Рубин клубы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рубин формасы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган. 2026 елда аның тууына 140 ел тулу билгеләп үтелә. Комплектның дизайны авторның әдәби мирасы һәм иҗатын ачучы символлар белән тулыландырылган. Куе кызыл төстәге вертикаль сызыклар китап битләрен символлаштыра. Яшел сызыклар комплектны биш өлешкә бүлеп, Габдулла Тукайның төп әсәрләрен символлаштыра: «Туган тел», «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә һәм сарык турында әкият» һәм«Пар ат».
Форманың якасы шагыйрьнең туган телгә һәм милли мәдәнияткә мәхәббәт символына әверелгән иң танылган цитаталарының берсе – «И туган тел, и матур тел» дигән юл белән бизәлгән. Концепцияне Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган махсус шеврон йомгаклый. Шулай итеп әлеге форма спорт комплекты гына түгел, ә иҗаты Татарстан мәдәни кодының бер өлеше булган кешегә ихтирам билгесе дә булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз