news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футбол клубы Цезарь Навас белән килешү төзеде

37 яшьлек футболчы 2009-2015 елларда Казан клубы данын яклаган иде.

(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Казанның “Рубин” футбол клубы сакчы Сесар Навас белән килешү төзеде. Әлеге хәбәрне клубның рәсми сайты җиткерде.
 
Испаниянең 37 яшьлек футболчысы 2009-2015 елларда “Рубин” командасы өчен чыгыш ясады, аннары ике ел дәвамында Корбан Бердыев җитәкләгән “Ростов” командасында уйнады. “Рубин” футбол клубында бу җәйдәге үзгәрешләрдән соң Цезарь Навас кабат Казан командасына кушылды, сезон алды җыеннарында катнашты һәм гаилә хәленә бәйле рәвештә Испаниягә кайтып киткән иде.
 
Цезарь Навасның Казанга килгәнче Испаниянең “Реал Мадрид Б” (2000-2003), “Малага” (2003-2006), “Химнастик” (2007), “Расинг” (2007-2008) кебек клубларда уйнаганы булды.
 
Тәҗрибәле сакчы “Рубин” өчен 219 уенда катнашып, 4 гол кертте. Казан командасы ул уйнаган елларда ил чемпионы исеменә (2009 ел) һәм бронза медаленә лаек булды (2010 ел). Моннан тыш Цезарь Навас “Рубин” белән Россия Суперкубогы (2010 һәм 2012 елллар), Россия кубогын да (2012 ел) яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100