news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" футбол клубы тагын бер чит ил уенчысы белән килешүне өзде

Мийо Цакташ карьерасын "Хайдук" командасында дәвам итә.

"Рубин" футбол клубы тагын бер чит ил уенчысы белән килешүне өзде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). “Рубин” футбол клубы уенчысы, 25 яшьлек ярымсакчы Мийо Цакташ карьерасын Хорватиянең “Хайдук” клубында дәвам итәчәк. Бу хакта Казан клубының матбугат хезмәте җиткерде.

Уенчының “Рубин” клубы белән килешүе ике яклы ризалык буенча өзелгән.

Исегезгә төшерәбез, Казан клубы кышкы тәнәфес вакытында бер төркем чит ил уенчыларына башка эш урыны эшләргә кушты. Шул рәвешле клуб финанс хәлен рәткә китермәкче.

Мийо Цакташ “Рубин”га 2016 елның гыйнварында нәкъ менә “Хайдук” командасыннан күченгән иде. Ике ел эчендә ул Казан клубы өчен 42 уенда катнашып, 5 туп кертте, голга китергән 7 пас бирде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot