news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футбол клубы Сергей Рыжиков белән килешүне озайтты

"Рубин" командасы сафларын 2008 елның гыйнварында тулыландырган капкачы белән яңа килешү "1+1" схемасы буенча төзелгән.

"Рубин" футбол клубы Сергей Рыжиков белән килешүне озайтты
Ильнар Тухбатов

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). "Рубин" футбол клубы һәм капкачы Сергей Рыжиков килешүне озайту мәсьәләсендә уртак тел тапкан – "1+1" схемасы буенча килешү төзелгән. Бу хакта клубның матбугат хезмәте җиткерде.

Сергей Рыжиков Казан командасына 2008 елның гыйнварында кушылган иде. Шул вакыттан ул "Рубин"ның алыштыргысыз төп какачысына әйләнде. Беренче сезонында ук Сергей Рыжиков командага үз тарихында беренче тапкыр ил чемпионы булып танылырга булышты. Казанда ул ике тапкыр Россия чемпионы (2008, 2009) булып танылды, ике мәртәбә Россия Суперкубогы отты (2010, 2012), Россия кубогына ия булды (2011/2012), чемпионатта бронза медаль дә яулады (2010). Сергей Рыжиков 2014 елда Россия футбол җыелмасы составында Бразилиядә дөнья чемпионатында да катнашты.

"2007 елда 4 елга беренче килешү төзегән вакытта озак елларны күз уңында тоткан планнар кормаган идем. Төп максат команда составына эләгү булды. Шушы унеллык клуб тарихында минем дә исемем бар. Шуның белән горурланам. Киләчәккә планнармы? Алда торган матчка яхшылап әзерләнү, чемпионатны күтәренке рухта төгәлләү. Ә озак вакытны күзаллаган планга килгәндә, килешүне тагын бер кат озайтырга язсын", – дигән уенын-чыны бергә кушып Сергей Рыжиков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100