news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" футбол клубы ике уенчысын арендага бирде

Әлеге футболчылар командага Корбан Бердыев килгәннән соң төп составка эләгә алмады.

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). "Рубин" футбол клубы "трансфер тәрәзәсе" ябылганчы ике футболчысы – сакчылар Карлос Самбрано һәм Серхио Санчесны сатып җибәрә алмаса да, арендага бирү җаен тапты. Әлеге футболчылар командага Корбан Бердыев килгәннән соң төп составка эләгә алмады. 

"Рубин"га 2016 елның июлендә килеп, 24 матчта кырга чыккан Перуның 28 яшьлек футболчысы Карлос Самбрано 2017-2018 елгы сезон азагына кадәр аренда хокукларында Грециянең ПАОК клубы өчен уйнаячак. 

Ә Испания футболчысы, 31 яшьлек Серхио Санчес сезон азагына кадәр үз иленең "Эспаньол" клубы данын яклаячак. "Рубин" өчен ул 21 матчта катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100