Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Рубин» футбол клубы ике елга Еврокубокларда катнашу хокукыннан мәхрүм ителде
Моның сәбәбе – клубның узган сезонда финанс fair-play кагыйдәләрен үтәмәве.
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Европа футбол ассоциацияләре берлегенең (УЕФА) клубларны финанс ягыннан контрольдә тоту инстанциясе тикшерү палатасы «Рубин» футбол клубын ике елга Еврокубокларда катнашу хокукыннан мәхрүм итте. Бу хакта УЕФАның рәсми порталында хәбәр ителә.
Әлеге эш 2017/2018 еллар сезонында финанс fair-play өлкәсендә дөньякүләм килешү шартлары бозылуга бәйле рәвештә клубларны финанс ягыннан контрольдә тоту буенча баш тикшерүче тарафыннан ачылган.
Финанс fair-play кагыйдәләре нигезендә, клублар бер ел эчендә үзләре эшләгәннән күбрәк күләмдә акча сарыф итмәскә тиеш. 2007-2016 елларда УЕФА президенты вазифасын башкарган Мишель Платини финанс fair-play кагыйдәләренә карата мондый фикер белдергән: «Клублар трансферларга билетлар сату, иганәчелек һәм Еврокубокларда катнашудан кергән табыш күләмендә акча сарыф итәчәк».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз