news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" футбол клубы Хавьер Грасия белән килешүне өзде

8 июнь – испан тренерының Казандагы соңгы эш көне.

"Рубин" футбол клубы Хавьер Грасия белән килешүне өзде
Ильнар Тухбатов
(Казан, 8 июнь, "Татар-информ"). "Рубин" футбол клубы һәм команданың баш тренеры, 47 яшьлек  Хавьер Грасия ике якның ризалыгы буенча килешүне вакытыннан алда өзәргә булды. Бу хактагы хәбәр клубның матбугат хезмәте тарафыннан рәсми рәвештә игълан ителде. 8 июнь – испан тренерының Казандагы соңгы эш көне, диелә әлеге хәбәрдә.
 
Хавьер Грасия белән бергә аның булышчылары Хуан Солья, Иньиго Артеага, Ибан Андрес һәм Хуан Мартинес та китә.
 
"Рубин" футбол клубы Хавьер Грасия белән 2016 елның маенда – 2016-2017 елгы сезон алдыннан 4 елга килешү төзегән иде. Әмма команда уңышсыз чыгыш ясады – Россия чемпионатын 9 нчы урында гына төгәлләде. 
 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot