news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловскида «Рубин» клубы һәм Бөтендөнья татар конгрессы призына футбол ярышы булды

2025 елның 6-7 августында Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәренең «Үзәк» стадионында өлкә футбол ярышлары узды. Турнир Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән оештырылды. Бу хакта Татарстанның Свердловскидагы Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда 2013-2014 елгы яшь футболчылардан торган алты команда катнашты. Малайлар ике көн дәвамында киеренке көрәштә бик яхшы физик әзерлек һәм команда рухы күрсәтте.

Каты көрәш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

• Беренче урынны Красноуфимскидан «FARETTI 13» командасы яулады;

• Икенче урынны Артидан «КРАСНОГОРЕЦ» командасы алды;

• Өченче урынны Полевская урта мәктәбе алды.

Турнирның ябылу тантанасында Татарстан Республикасы вәкиллеге консультанты Р.Р. Йосыпов катнашучыларны һәм кунакларны ярышларның уңышлы тәмамлануы белән котлады. Ул турнирны оештыручыларга Свердловск өлкәсе белән Татарстан арасында физик культура өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүгә керткән зур өлешләре өчен Татарстанның Даими вәкиллегенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле призларына лаек булды, шулай ук кубоклар һәм медальләр алдылар. Ярышлар балалар футболын үстерүдә һәм Россия төбәкләре арасында спорт элемтәләрен ныгытуда мөһим адым булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot