news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рубин» футбол клубы академиясенә җитәкче итеп Вячеслав Медянский билгеләнде

Ул карьерасында соңгы тапкыр 2004 елда Димитровградның «Лада» профессиональ клубында уйнаган.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Вячеслав Медянский «Рубин» футбол клубы академиясенең яңа директоры итеп билгеләнде. Бу турыда Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Медянский — Казанның «Ракета» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен тәмамлаган. Футболчы 1995 елда Казанның «Рубин» клубы составында уйнаган.

Сакчы карьерасында соңгы тапкыр 2004 елда Димитровградның «Лада» профессиональ клубында уйнаган.

2006-2021 елларда Медянский «Рубин» яшьләр командасы администраторы булып эшләгән, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot