news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» футбол клубы академиясе директоры итеп Нияз Әкбәров билгеләнде

«Рубин», «Нефтехимик» һәм «КАМАЗ» командаларының элеккеге уенчысы Нияз Әкбәровны Казан футбол клубы академиясе директоры итеп билгеләделәр.

«Рубин» матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яңа җитәкче 1969 елның 16 мартында Казанда туган. 18 яшендә ул профессиональ футболчы карьерасын башлый. Ул вакытта Әкбәров «Турбина» клубы (Чаллы) өчен уйнады. Соңрак ул «Рубин», «ШВСМ-СКА», «Крыльев Советов», «Нива», «КАМАЗ», «Нефтехимик», «Балаково» клубы уенчысы була.

2005 елда Әкбәровны «КАМАЗ» футбол клубының футболчылар әзерләү үзәге директоры итеп билгелиләр, ә 2012 елда ул «Рубин» футбол клубының яшь футболчылар әзерләү үзәге җитәкчесе була.

2018 елдан 2021 елга кадәр Әкбәров «Урал» балалар-яшүсмерләр футбол мәктәбендә балалар-яшүсмерләр футболы департаменты башлыгы вазифасын биләгән, ә 2021 елда «Химки» ФК академиясе директоры булган.

2024 елның октябреннән – «Рубин» ФК академиясе директоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100