news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» фанатлары «полиция хезмәткәрләре репрессиясенә» каршы акция үткәрергә җыена

«В Контакте» социаль челтәрененең җанатарлар төркемендә җәмәгатьчелекне “Рубин” фанатлары проблемаларын хәл итәргә чакырганнар.

  (Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). «Рубин» футбол клубы җанатарлары бүген Екатеринбург «Урал»ы белән уйналачак Россия чемпионатының алтынчы туры матчында акция уздырырга җыеналар. Алар җәмәгатьчелекне һәм клуб җитәкчелеген фанатлар проблемаларына юнәлдермәкче булалар.

«Вконтакте» социаль челтәренең җанатарлар төркемендә җәмәгатьчелекне “Рубин” фанатлары проблемаларын хәл итүгә игътибар итәргә чакырганнар. Анда: “Билгеле булганча, бу атнада полиция хезмәткәрләре тарафыннан тикшерүләр булды. Аңа кадәр, "Анжи" матчында безнең барыбызны да секторда читлеккә яптылар һәм чыгармадылар. Кичә «Рубин» стадионында да секторга куып керткәннәр.

“Урал” белән матчта сектор полиция хезмәткәрләре белән камап алыначак, каты тикшерү булачак, флаг һәм башка атрибутикларны кулланып булмаячак».

«… барыбыз да футболга командага көч бирер өчен киләбез, ә фанат секторына түгел, бүтән теләсә кайсы башкасына һәм шуның белән без үзебезнең бердәмлегебезне күрсәтәчәкбез. Бәлкем без җәза чаралары урынына проблемаларыбызны хәл итүгә игътибарны юнәлтә һәм вәгъдә ителгән диалогка ирешә алырбыз.

П.С. Акция берничек тә команда уены белән бәйле түгел. «Рубин Ультрас» шулай ук тулаем “Рубин” командасын яклый», диелә Rubin Ultras «В Контакте» челтәрендә.

Исегезгә төшерәбез: «Рубин» һәм «Урал» бүген кич 19 сәгать 30 минутта Казан Үзәк стадионында очрашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100