Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Рубин" Европа кубогына эләксә, башымны пеләшкә алдырачакмын - Илсур Метшин
Бу сезон нәтиҗәләре буенча "Рубин" футбол командасы Европа лигасына эләгә калса, шәһәр мэры шундый адымга барырга да әзер.
(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”). Казан мэры һәм "Рубин" футбол клубы президенты Илсур Метшин “Рубин" футбол командасы Европа лигасына эләгә калса, башын пеләшкә алдырырга ышандыра. Бу хакта ул “Известия”га биргән интервью вакытында сөйләгән.
Казан футбол командасы киләсе сезонда Европа лигасына эләгә калса, УЕФАның финанс fair play күрсәткеченә туры килә алачак, дип ышандыра Илсур Метшин.
“Рубин”ның Европа кубогына эләгүе минем өчен зур бәхет булыр иде. Бу хәл була калса, башымны пеләшкә алдырачакмын, –дип белдерде ул. -Ә финанс "fair play"га килгәндә, бу күрсәткечкә туры килү өстендә эшлибез һәм аны үтүгә өмет баглыйбыз”.
Узган атнада Казанның "Рубин" командасы Россия кубогы ярышларыннан төшеп калды. Аннан соң чемпионатның Томскидагы 22 нче турында җирле команда белән 2:2 исәбе белән уйнады. Шунысы кызык, финанслау белән кыенлык кичергән “Томь” командасының ярты составы яшьләрдән тора иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз