news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин", Екатеринбургта "Урал" командасына оттырып, кубок ярышларыннан төшеп калды

Исәп 1:1 вакытта "Рубин" командасы һөҗүмчесе Жонатас пенальтидан туп кертә алмады.

(Казан, 6 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Рубин" командасы Россия кубогы ярышларының ярымфиналында Екатеринбургта "Урал" футболчыларына оттырды – 1:2. 2 майда Сочида узачак финал матчында "Урал" Мәскәүнең "Локомотив" командасы белән очраша.

Исәпне беренче булып мәйдан хуҗалары ачты – уенның беренче таймында, 13 нче минутта ук, Владимир Ильин кунакларның сактагы начар уеныннан оста файдаланды. "Рубин" исәпне бик тиз тигезләде – Максим Лестьенн биргән пастан оста файдаланып, Бразилия һөҗүмчесе Жонатас уңышка иреште. Шунысы да игътибарга лаек: Максим Лестьенн ноябрьдән бирле старт составында уенга чыкканы юк иде инде. Беренче тайм азагында уен язмышын хәл иткән вакыйга булды: Жонатас чираттагы гол кертү мөмкинлегеннән файдаланмады – 11 метрлы штраф тибү вакытында тупны капкага да туры китерә алмады.

Икенче таймда "Урал" футболчысы Александр Новиков җиңү китергән туп кертте. "Урал"ның үз тарихында Кубок ярышларының финалына кадәр барып җиткәне юк иде әле. Ә "Рубин" кубок ярышларыннан төшеп калды.

Футбол. Россия кубогы. Ярымфинал. "Урал" (Екатеринбург) – "Рубин" (Казан) – 2:1 (1:1).
1:0 – Ильин, 13
1:1 – Жонатас, 31
2:1 – Новиков, 58.

"Рубин"ның составы: Рыжиков, Нәбиуллин, Бурлак, Самбрано, Бауэр, Камболов, Цакташ (Әхмәтов, 68), Рочина, Җамалетдинов (Ткачук, 46), Лестьенн (Карадениз, 74), Жонатас.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100