news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин"да уйнаган футболчының нәни кызы ток сугудан үлгән

Бала йорт тәрәзәләренә куелган ток көчәнеше булган тимер рәшәткәләргә орынган.

(Казан, 19 август, "Татар-информ"). "Рубин"да уйнаган футболчы Нукри Ревишвилиның нәни кызы ток сугудан үлгән. Бу турыда RT хәбәр итте.

Фаҗига Грузия җыелмасы футболчысының өендә булган. 9 яшьлек кыз йорт тәрәзәләренә куелган тимер рәшәткәләргә орынган. Рәшәткәләрдә көчәнеш булган. Баланы ток суккан. Аны коткара алмаганнар.

Бала үлеме буенча җинаять эше ачылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot