news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рубин» дөнья клублары Топ-500 нә кергән

Халыкара футбол тарихы һәм статистика федерациясе версиясе буенча 2014 елда Россиянең иң яхшы клубы дип «Краснодар» танылган

  (Казань 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Халыкара футбол тарихы һәм статистика федерациясе версиясе буенча 2014 елда Россиянең иң яхшы клубы дип «Краснодар» танылган.
Дөньяның иң яхшы клублары рейтингында “Реал Мадрид” клубы (381 очко) лидерлык итә. Иң яхшылар өчлегендә Мюнхеньның “Бавария (275) һәм Мадридның “Атлетико” (267) клублары бар, дип яза Sportbox.
Краснодар спортчылары исәбендә 161 очко, бу Сергей Галицкий клубына рейтингта 42 нче позицияне алу мөмкинлеге биргән. Ә “Динамо” (49 урын, 159 очко) һәм «Зенит» (51урын, 157 очко).Чемпионнар лигасында петербурглылар белән рәттән чыгыш ясаган ЦСКА бары тик 141 урынны гына алган.
Мәскәүнең «Спартак» клубы дөнья клублары Топ-500 нә эләкмәгән. Ә менә Казанның “Рубин” командасы - 448 нче урында.

news_right_1
news_right_2
news_bot