Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Рубин» - «ЦСКА» матчы вакытында Казанда алкоголь сатуны чиклиләр
20 һәм 21 сентябрьдә Казанда берничә урам чикләрендә алкоголь сатуны тыячаклар. Мондый чара шәһәрдә «Рубин» - «ЦСКА» матчын уздырганда иминлекне тәэмин итү өчен кертелә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда белдерелә.
Урамнарның чикләре: Әмирхан проспекты буйлап С.Хәким урамыннан Чистай урамына кадәр, Чистай урамы буйлап Адоратский урамына кадәр, Адоратский урамы буйлап Лаврентьев урамына кадәр, Лаврентьев урамыннан ишегаллары буйлап Гаврилов урамы, 10нчы йортка кадәр, аннары 3нче транспорт дамбасының әйләнеп уза торган күпер чиге буйлап («Мегастрой» кибетен дә кертеп) Троицк урманы урамына кадәр, Троицк урманы урамы буйлап, аннары Казансу елгасының су акваториясе буйлап Әмирхан проспектына кадәр.
Шулай ук Астрономия, Бауман, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Профсоюз, Университет һәм Чернышевский урамнарында сәүдә объектларында алкоголь сатуны тыячаклар.
Җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкогольне ваклап сату гына искәрмә була.
Фото: документның скриншоты
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз