Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Рубин" Черчесов кандидатурасын карамый, Билалетдинов мәсьәләсе ахыргача хәл ителмәгән - ММЧ
Мәскәү "Динамо"сының элеккеге баш тренеры Станислав Черчесов "Рубин"ны җитәкләмәячәк
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Илдар Райманов). Мәскәү "Динамо"сының элеккеге баш тренеры Станислав Черчесов "Рубин"ны җитәкләмәячәк.
"Черчесов Казанга килмәячәк. Аның кандидатурасы каралмый. Барысы да 3-4 сентябрьдә мәгълүм булачак. Әмма Билалетдинов мәсьәләсе ахыргача хәл ителмәгән", - дип хәбәр итә "Советский спорт".
Искәртеп узабыз: Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 31 августта "Рубин" президенты Валерий Сорокин һәм команданың баш тренеры Ринат Билалетдиновка үз теләкләре белән отставкага китәргә тәкъдим иткән иде. Сорокин инде эштән китте .
Элегрәк "Рубин"ның баш тренеры Виктор Гончаренко (элеккеге "Урал", "Кубань") булырга мөмкин дигән хәбәр таралган иде. Россия чемптонатының җиде турыннан соң Казан клубы турнир таблицасында соңгыдан алдагы, ягъни арттан икенче урынны били.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз