news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Рубин” Чемпионнар лигасында калырмы?

Бүген Казан командасын Миланның “Сан Сиро” стадионында “Интер” белән хәлиткеч очрашу көтә

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Рубин” Чемпионнар лигасында алга таба көрәшне дәвам итәрме, Ауропа лигасында уйнармы, яки бу мәртәбәле турнирлардан колак кагармы? Татарстан командасы өчен җан атучыларны борчыган бу сорауларга бүген, һичшиксез, җавап табылачак. Бүген “”Рубин ны Чемпионнар лигасының төркем этабында хәлиткеч уен- Миланның “Сан Сиро” стадионында “Интер” белән очрашу көтә.

Командаларның Казанда узган беренче очрашуы 1:1 исәбенә тәмамланган иде. Шуңа күрә, Чемпионнар лигасының плей-офф этабына юллама алу өчен “Рубин”га уенны һич югы 2:2, 3:3 кебек уртак исәпкә тәмамларга кирәк. Ул чакта казанлыларның язмышы “Динамо”-“Барселона” уены нәтиҗәсенә дә бәйле булачак. Ә инде проблеманы беркемгә дә бәйсез рәвештә хәл итү өчен, “Рубин” “Интер”ны үз мәйданында җиңәргә тиеш. Бу хәлиткеч очрашуны Корбан Бердыев шәкертләренә Александр Бухаровтан башка гына уздырырга туры килә. Үзәк мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, һөҗүмченең җилкәсенә операция ясалган.
Билгеле булганча, Чемпионнар лигасының 1/8 финалына төркемнән беренче ике урын алган команда чыга. Өченче урын алучы Ауропа Лигасының 1/16 этабына юллама алачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100