Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Рубин” – “Бордо” матчын караучы тамашачыларга Үзәк стадионга вакытыннан алда килергә киңәш ителә
Матч сәгать 22.00 башлана
(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). 1нче октябрь көнне Казанның Үзәк стадионында үтәчәк “Рубин” – “Бордо” футбол матчын караучы тамашачыларга спорт чарасын үткәрү урынына вакытыннан алда килергә киңәш ителә.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы билгеләп үткәнчә, шәһәрнең Үзәк стадионында “Рубин” (Казан) һәм “Локомотив” (Мәскәү) командалары арасында үткән матчка җанатарларның күпчелеге чара башланырга 15-20 минут кала килеп җиткәннәр. Халык саны күп булу сәбәпле, керү юлында тоткарлыклар килеп чыккан, шунлыктан, тамашачылар беренче тайм тәмамланган вакытта гына эчкә үтә алганнар.
Шуңа 1нче октябрьдә үтәчәк матчка тамашачыларның вакытыннан алда килүләре сорала.
“Рубин” – “Бордо” командалары арасындагы матч сәгать 22.00 башлана.
Моннан тыш, яше 16-дан артып китмәгән балигъ булмаганнар сәгать 22.00 соң урам, стадион, парк һәм скверларда бары тик әти-әниләре (яки аларны алыштыручы затлар) белән генә йөри ала, дип искәртә Казан мэриясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз