news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә беренче кышкы җыенга юл тотты

Кытайның «Шанхай СИПГ» командасы белән беренче контроль матч 15 гыйнварга билгеләнгән.

«Рубин» Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә беренче кышкы җыенга юл тотты
Ильнар Тухбатов

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Казанның «Рубин» клубы Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә беренче кышкы җыенга китте. Команда Татарстан башкаласыннан Әбу-Дабига юл тотты, дип хәбәр итә клубның матбугат хезмәте.

Җыенга Сергей Рыжиков, Тимур Акмурзин, Олег Кузьмин, Федор Кудряшов, Эльмир Нәбиуллин, Владимир Гранат, Егор Сорокин, Руслан Камболов, Магомед Оздоев, Георгий Махатадзе, Вячеслав Подберезкин, Илзат Әхмәтов, Реза Шекари, Мийо Цакташ, Рифат Җамалетдинов, Максим Канунников, Никита Михайлов, Григорий Җиһаншин, Илья Гыйләҗетдинов, Михаил Яковлев һәм Никита Голдобин китте.

Сослан Джанаев, Сесар Навас, Гекдениз Карадениз, Сердар Азмун һәм Илья Шабанов аларга Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә кушылачак.

Беренче контроль матч 15 гыйнварга билгеләнгән. Кытай Суперлигасында чыгыш ясаучы «Шанхай СИПГ» клубы Казан командасының көндәше булачак. Җыен 19 гыйнварда төгәлләнә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100