news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" беренче өйрәнү җыенын Кипрда тәмамлады

"Рубин" беренче өйрәнү җыенын Кипрда тәмамлады

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”). Казан футболчылары Кипрда үткән беренче өйрәнү җыенында бер контроль матчы уйнады. 3:1 исәбе белән җирле "Саламина" клубы җиңелгән. Җиңүчеләрнең голлары Радослав Булич, Ленар Гыйльмуллин һәм Александр Бохараев исәбендә.

Казан командасының икенче җыены 3 гыйнварда Төркиядә үтәчәк. Анда клубның төп уенчылары катнашачак. Моннан тыш, Төркиягә җыенга баручылар исемлегендә соңгы биш елын Пермьның "Амкар"ында үткәргән Казан футболы тәрбияләнүчесе Рөстәм Хуҗин һәм узган сезонның ахырын аренда хокукы кысаларында Самараның "Крылья Советов"та уйнаган бразилияле Рони да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot