news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" бер төркем чит ил уенчысына башка клуб эзли

Команданың баш тренеры Корбан Бердыев кышкы җыен алдыннан планнары белән уртаклашты.

"Рубин" бер төркем чит ил уенчысына башка клуб эзли
Ильнар Тухбатов

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Рубин” футбол клубы бер төркем чит ил уенчысына – Мориц Бауэр, Рубен Рочина, Максим Лестьенн, Янн М’Вила, Алекс Сонгка башка эш урыны эзли. Әлеге хәбәрне команданың баш тренеры Корбан Бердыев та раслаган.

“Бауэр медицина тикшеренүе узарга очты. Калганнарына килгәндә, алар башка клуб эзли”, – дигән Корбан Бердыев клубның телевидениесенә кышкы җыеннар алдыннан планнары белән уртаклашып.

Исегезгә төшерәбез, “Рубин” командасы Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә беренче кышкы җыенга китте. Команда Татарстан башкаласыннан Абу-Дабига юл тотты. Беренче контроль матч 15 гыйнварга билгеләнгән. Көндәш – Кытайның “Шанхай СИПГ” командасы.

“Җыеннарга өмет белән карыйбыз. Өч җыенда да нәтиҗәле эшләргә өметләнәбез. Башка клуб табарга тиешле уенчылар белән генә кайбер авырлыклар туарга мөмкин. Клубтагы хәлләр уңаеннан без легионерлардан башка клуб эзләүләрен сорадык. Җыенга чит ил уенчыларыннан Навас, Цакташ, Гёкдениз һәм Азмун гына бара. Калганнарга башка клуб табарга кирәк һәм алар моны аңлап кабул итәр дип ышанабыз”, – диде Бердыев.

Команданың беренче кышкы җыены 19 гыйнварда төгәлләнә. “Рубин” калган ике җыенын Төркия һәм Испаниядә уздырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100