news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» белән уйнаган «Краснодар» уенчыларында ковид бар дип шикләнәләр

Һөҗүмче Евгений Марков һәм ярымсакчы Реми Кабелланың Краснодар командасыннан изоляцияләнделәр.  

(Казан, 20нче октябрь, «Татар-информ»). «Краснодар»ның ике футболчысы, «Рубин» белән матчтан соң, коронавируска тест биргән һәм аларның нәтиҗәләре шикле дип табылган. Сүз һөҗүмче Евгений Марков һәм ярымсакчы Реми Кабелл турында бара.

Исегезгә төшерәбез, ике уенчы да РПЛ «Краснодар»-«Рубин» (3:1) 11нче тур матчында катнаштылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Марков узган сезонда Казан клубы өчен уйнады һәм матчка кадәр үк үзенең элекке клубташлары белән очрашып аралашты (соцдистанцияне үтәмичә, ләкин сакчылар битлеген кигән килеш).

Нәтиҗәдә, Евгений Марков һәм Реми Кабелла Краснодар командасыннан изоляцияләнделәр һәм Чемпионнар лигасында «Ренн»га каршы матчка Франциягә очмадылар. Шулай ук Краснодарда баш тренер Морат Мусаев калды, аңа ангина диагнозы куелган, ә коронавируска тест тискәре күрсәткечле булган.

Казан клубының матбугат хезмәтендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының «Краснодар» белән уйнаганнан соң «Рубин» уенчыларының сәламәтлеге турындагы соравына коронавирус белән авыручылар табылмады, дип белдерделәр.

«Команда коронавируска тестларны атнага берничә тапкыр тапшыра. Әлегә барлык тестлар да тискәре», — дип хәбәр иттеләр «Рубин»да.

Россия чемпионатындагы киләсе матчны Казан клубы 24 октябрьдә Санкт-Петербургта «Зенит»ка каршы уйнаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100