news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» белән «Уфа» уены тигез исәп белән тәмамланды

5 октябрьдә киләсе турда «Рубин» Россия Премьер-лигасы дебютанты «Тамбов» командасы белән очраша.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Россия чемпионатының чираттагы матчында Казаның «Рубин» командасы белән «Уфа» командасы уены тигез исәп (0:0) белән тәмамланды.

«Рубин» (Казан) — «Уфа» (Уфа) — 0:0 (0:0).

«Рубин»: Дюпин, Денисов, Плиев, Данченко, Уремович, Могилевец, Ташаев, Подберезкин (Башкиров, 69), Иг. Коновалов, Зуев (Кварацхелия, 73), Марков (Кьяртанссон, 62).

Унбер турдан соң казанлылар активында 11 очко җыелган. 5 октябрьдә, киләсе турда «Рубин» Россия Премьер-лигасы дебютанты «Тамбов» командасын кабул итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100