news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Рубин” белән ЦСКА матчында төп хөкемдар Алексей Егоров булачак

Россия футбол премьер-лигасының 15нче тур матчы 26 ноябрь көнне Мәскәүдә узачак.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Футбол буенча Россия чемпионатының 15нче тур матчларына хөкемдарлар билгеләнгән, дип хәбәр итә РФПЛ матбугат хезмәте.

26 ноябрь көнне Мәскәүнең “Арена ЦСКА”да узачак ЦСКА белән “Рубин” арасындагы уенда Саранскидан Алексей Егоров җитәкчелегендәге арбитрлар бригадасы хезмәт күрсәтәчәк. Аңа Сергей Суховерков (Воронеж) һәм Владимир Миневич (Смоленск) ярдәм итәчәк.

Матчның инспектоторы сыйфатында Мәскәүдән Алексей Спирин эшләячәк, ә Виктор Пышкин РФПЛ делегаты булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot